Сентябрьнең беренче декадасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сагы хезмәткәрләре тормыш иминлеге дәресләре укытучылары белән берлектә барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә “куркынычсызлык дәресе” үткәрделәр. Аның барышында төрле шартларда, шул исәптән уку йортларында гадәттән тыш хәлләр, янгын очрагында үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләре өйрәтелде, янгынга каршы инструктажлар үткәрелде. Декадник вакытында шулай ук янгын килеп чыкканда кешеләрне эвакуацияләү буенча тренировкалар да уздырылды.