Буадан Татар Буасына кадәр яңа юл кайчан өлгерәчәк?

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Шәһәрдән Татар Буасы авылына яңа юл салына. Аны “Волгадорстрой” ЧҖҖ юлчылары төзи. 2 километр 200 метр озынлыктагы юл Комаров урамнары артындагы кырлар аша үтә.  Хәзерге вакытта 1280 метр арада су агу торбалары күмелгән, булачак юл өчен җир полотносы салынган. Аңа ком түшәү башкарыла. Быел республика бюджетыннан бирелгән 30 миллион сумга юл планлаштырганның яртысы озынлыгында төзеләчәк, киләсе елда объект, калган эшләрне тәмамлап, файдалануга тапшырылырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International