Кыяттан дзюдочы кыз Россия Беренчелегенә сайлап алу ярышларына җыена

2016 елның 16 сентябре, җомга

Сайлап алу бәйгесе  29 сентябрь-1 октябрь көннәрендә Яр Чаллыда узачак. “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Наил Минханов шәкерте Любовь Мануйлова анда катнашу хокукын Казанда 2000-2002 елларда һәм 1997-98 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында узган Татарстан Беренчелегендә яулады. Ул анда 40 килограммлы үлчәү категориясендә 2 урын алды. Шулай ук Кыят мәктәбе укучысы Анна Пайгунова шул ук үлчәү категориясендә өченче булды. Ә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Раилә Халитова - юниорлар арасында 57 килограммлы үләүдә өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International