Быел республикада Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Аның кысаларында район үзәк дәваханәсе базасында “Беренчел районара онко-гинекология кабинеты” проекты эшли башлады.Ул баш табиб Рөстәм Сәмәрханов инициативасы белән гамәлгә ашырылды. Анда хатын-кызларны айга бер тапкыр җирле табиблар белән берлектә Республика онкология диспансерының гинекология бүлеге мөдире Андрей Панов кабул итә.
Медицина фәннәре кандидаты, югары категори-яле табиб-онкологның безгә дүртенче тапкыр килүе. Буада ул дәваханә табиблары белән бергәләп Идел аръягы районнарыннан килгән пациентларга консультация үткәрә, операцияләр ясый, коллегаларына яман шешне иртә стадиядә ачыклау, аны нәтиҗәле дәвалау, авыруның операциядән соң сәламәтлеген яхшырту буенча лекцияләр укый.
-Бу проект авыл һәм район җирләрендә яшә-үчеләргә республика онкология диспансеры ярдәмен якынайту максатында эшләнә. Бу Казанга барырга мөмкинчелеге булмаганнар өчен дә бик кулай, пациентлар монда килә, диспансердагы кебек медицина ярдәме күрсәтәм, операцияләр ясадым, эш барышында коллегаларга дәвалау нечкәлекләрен дә өйрә-тәм, - диде ул.
Без килгән көнне аның белән авыруларны кабул иткән җирле табибә-гинеколог Татьяна Фомина да әлеге проект турында берничә сүз әй-теп узды.
-Андрей Владимирович-ның тәҗрибәсе безгә яман шешне иртәрәк ачыклау өчен күбрәк мөмкинчелек бирә. Берничә хатын-кызга операция ясадык. Үзләрен яхшы хис итәләр, - дип безне ул гинекология бүлегенә алып керде. Кәүсәрия Евдокимованы, Фирая Камалованы, Хәмдия Җәләлованы әле кайчан гына операция өстәлендә яткан ди-мәссең, безне елмаеп каршы алдылар.
-Мин олы кеше, Казанга барып йөрергә чамам юк иде. Ходай үзе кулын сузган кебек операция ясаучы табиб килде. Куллары алтын аның, өйгә сау-сәламәт чыгасыма бик шатланам, - диде соңгысы. Ә менә Кәүсәрия Евдокимованың җаны түзмәгән, моңа кадәр Казанга берничә тапкыр барып кайткан.
-Бераз көтегез, Андрей Владимирович Буага үзе килә, шунда күренерсез дигәч, табибны зарыгып көттем. Килде, карады, операция ясады, - дип бәян итте Кәүсәрия Евдокимова. Казан кунагына һәм җирле табибларга рәхмәтләрен Фирая Камалова да җиткерде.
Андрей Панов әле Буага тагын киләчәк. Аның кабул итүенә язылыр өчен район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясе кабинетына мө-рәҗәгать итәргә кирәк.