Буа дәүләт драма театры быелгы сезонны Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Г. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява” спектакле белән ачарга җыена. Рольләрдә – Буа театры җитәкчесе Раил Садриев үзе, Илсур Мортаза, Гөлзада Камәртдинова, Әнисә Сәгыева, Илфир Солтанов, Булат Гыйлаҗев. Фәрит Бикчәнтәевнең буалылар белән беренче “коймагы” бу, ләкин төерле булмаска тиеш, диделәр. Артистлар танылган режиссер белән эшләве рәхәт кенә булды, диләр. Репетицияләр ничек узганны сез дә карый аласыз.