Бүген Үзәк паркта ветераннарның район Советы президиумы, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, агач-куаклар утыртты. Утыртма материалны Өлкәннәр көне уңаеннан Карлы урман урманчылыгы биргән иде. Ә эш беткәч участок янында беркетү өчен “Ветераннар аллеясы” табличкасын “Амарант” җитәкчелеге бүләк итте.