Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт “ЛУКОЙЛ” ПАО һәм “РИТЭК” җәмгыяте үткәргән VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының 300 мең сумлык грантына лаек булды. Коллектив анда “Спорт” номинациясендә “Өлкән яшьтә сәламәтлекне саклау өчен ачык спорт мәйданчыгы” проекты белән катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “ЛУКОЙЛ”ның беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов катнашындагы бүләкләү тантанасы Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды.