Традицион “Татарстан кроссы”нда быел шул кадәр буалы җитезлек сынады. Шәһәр үзәгендә старт алып берничә урамны колачлаган дистанциягә беренче булып 4-6 сыйныфлар укучылары чыкты. Аннан бер-бер артлы стартка өлкәнрәк сыйныфларда белем алучылар, студентлар, оешма-предприятиеләр вәкилләре һәм спорт ветераннары басты. Төрле яшьтәге укучылар арасында иң җитезләре Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Вадим Карлин, Югары Лашчыдан Лиза Казначеева, Света Сайкина, Әлшидән Кирилл Тукмаков, 2 номерлы лицейдан Кирилл Лукин, Ырыңгыдан Виктория Салабайкина, студентлардан ветеринария техникумыннан Алмаз Хәлимов, медицина училищесыннан Александра Алекссева булдылар. 20-35 яшьлекләр арасында 1, 2, 3 урыннарны 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан Руслан Сабирҗанов, Күл Черкененнән Илдус Сәгъдиев, Иске Суыксу мәктәбеннән Артур Савельев, элеватордан Эльвира Гомәрова, эчке эшләр бүлегеннән Ангелина Носова, Лилия Сафина, 35-55 яшьлекләрдән Күшке мәктәбе укытучысы Валерий Иванов, “Вираж”дан Әнсар Чепеков, район финанс-бюджет палатасыннан Алсу Таҗетдинова, “Гармония”дән Светлана Горелкина, 2 номерлы сәнгать мәктәбеннән Земфира Каюмова, йөгерү ветераннары арасында Алшихтан Владимир Герасимов, Буадан Инсаф Гыймалетдинов, Владимир Горшков, Чуаш Киштәге мәктәбе укытучысы Анна Спиридонова алдылар.