Буалы көрәшчеләр Болгарда уңышка иреште

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

23-25 сентябрь көннәрендә анда Татарстаннан дзюдо буенча беренче Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш призеры, дзюдо һәм самбо буенча СССРның спорт остасы Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган унынчы “Спорт көрәшләре фестивале” узды.  Кыяттан Илья Кариков самбо буенча 31 килограмм үлчәү категориясендә беренче урын алды һәм ярышларның генераль спонсоры – АК БАРС БАНК әзерләгән чын көмеш медальгә ия булды. 2 номерлы лицейдан Роман Перепелкин шул ук үлчәү авырлыгында өченче, Максим Корсаков җиденче урын алдылар. Дзюдо буенча ике бишенче урын бар – аңа 65 килограммлы үлчәүдә Кыяттан Алексей Мөхәммәтшин һәм 2 номерлы лицейдан Алмаз Солтанов ирештеләр. Кыятлылар “Батыр” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Наил Минханов, лицейлылар аның хезмәттәше Альбина Вәлиуллина  шәкертләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International