Буалы өлкәннәр, түләүсез юыныгыз, көязләнегез

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Халыкара Өлкәннәр бәйрәме кысаларында 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр буалы әби-бабайларга Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт адресы буенча Комплект сервис, Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 153 йорт адресы буенча “Дарина” чәчтарашханәләрендә  түләүсез чәчтараш хезмәте күрсәтелә. 

Шулай ук алар 1, 2, 7, 8, 9 октябрь көннәрендә шикәр заводы мунчасында (җомга, якшәмбе – хатын-кызлар, шимбә – ир-атлар) түләүсез юына алалар. 

Ике хезмәт күрсәтү дә пенсия таныклыклары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International