“Татарстан Республикасының ат хуҗалыгы һәм ат спорты федерациясе” җәмгыять оешмасы рәисе Васил Шәйхрәзиев җитәкчелегендә 1 октябрь көнне Арча районының Яңа Кырлай бистәсендә Ат көне үткәрелә. Анда барган ат ярышында Буа госконюшнясы атлары да катнаша. Алар арасында госконюшня горурлыгы – Бродяжка атлы бия дә катнашачак. Ул узган елгы Бөтенроссия ат чабышында икенче урын алып кайтты. Бродяжка быел 40 чакрым юлны йөгереп узачак. Госконюшнясы хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге биянең тайлары Казан ипподромында Бөтенроссия ат чабышларында беренче урыннарны алалар.