Ике нульле юбилей

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Йөз яшь көн дә тулмый, дип Иске Суыксу Выселкасы  авылы халкы Фәйрүзә әби Хәсәнҗанованың юбилеен зурлап, корбан сарыклары суеп, мәчеттә уздырды. Кунаклар арасында район җитәкчелеге дә, туганнар да, бергә гомер кичергән  авылдашлар да бар иде.

Фәйрүзә әбинең бер генә бәла – колаклары начар ишетә башлады. Шулай да ул мәҗлестә үзенә атап әйтелгән тәбрикләүләрне бик теләп кабул итте. Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова тапшырган бүләккә дә, хөкүмәттән котлау хатларына да сөенеп утырды. Авылдашларның җылы сүзе дә йөрәккә ятты. Әнә, ничәшәр ел бригадир булып торган авылдаш Әмирҗан Әхмәтшин әбинең чалгы белән бишәр гектар борчак җире чапкан чакларын искә төшерде.

-Колхозга берәр белгеч, тикшерүчеләр килсә, ашатырга Фәйрүзә аптый өенә алып киләләр иде. Аның бәрәңгесе дә эрмекле, сөте-катыгы да иң куесы, атланмае да тәмле, колхоз “продукты” китергәнне дә көтеп тормый, кадерле кунаклар өчен байлыгындагы сыйны тезеп тә куя. Авылда “тәмле” куллы, эшчән булуы өстенә дүрт ятим кызга әни булганы өчен дә хөрмәт итәләр аны, - диде ул.

Үзе мулла кызы иде, әйбәт кенә егеткә кияүгә чыкты. Әмма Фәйзрахманы сугыштан кайтмады. Фәйрүзә апаның бердәнбер юанычы булып калган улы Рафаэль да гомерле булмады. Шулай югалту арты югалту кичерде: сеңелесе Гөлшат апаны җирләделәр, аннары аның ире вафат булды. Аларның дүрт ятим баласын үзенә сыендырды Фәйрүзә апа. Кызлар барысы да беравыздан апаларының әнинеке төсле йомшак куллары белән төнлә ачылган юрганнарын ябып йөрүләрен, иң тәмле ризыкларны аларга бирүен сөйлиләр. Бүген инде Фәйрүзә әби аларның түрендә яши. Әле берсендә, әле икенчесендә. Бүгенге мәҗлесне оештыручылар да алар булдылар.

Менә шулай Фәйрүзә әби яшьлегендә кылган яхшылыклары әҗерен күреп яши. Кирәкле, кадерле булып гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International