Буалылар “Корстон”га барды

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көненә багышланган традицион тантана бүген  Казанның “Корстон” комплексында узды. Анда авыл хуҗалыгы өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләре җыелды.  Буа делегациясе дә катнашты. Чарага муниципаль район башлыгы җитәкчелегендә 12 кеше чакырылды. Алар арасында җитәкчеләр, алдынгы хезмәткәрләр бар.  Тататрстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан тәбрикләде. Буа районы ашлыкның тулай җыемы буенча җиңүче буларак аталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International