Буалылар, яраткан укытучыгызга “рәхмәт” әйтегез!

2016 елның 30 сентябре, җомга

5 октябрьдә Россиядә Укытучы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Вконтакте,  Twitter, Facebook, Одноклассники и Instagram социаль челтәрләрендә «#любимыйучитель» бөтенроссия акциясе старт ала. Аңа сез дә кушыла аласыз. Моның өчен социаль челтәрләрдә #любимыйучитель хештегы белән яраткан укытучыгызның фотосын (шул исәптән гаилә архивыннан) урнаштырырга  кирәк. Әлеге укытучының ни өчен чраткан булуы турында кыскача язарга да онытмагыз. Социаль челтәрләрдән фотолар автомат рәвештә проектның интерактив лентасына эләгәчәк һәм сез үзегезне һәм укытучыларыгызны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында күрә алачаксыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International