Буа энергетиклары иҗатта да иң осталар

2016 елның 30 сентябре, җомга

Алар моны Һөнәр берлеге көне һәм тармак һөнәр берлегенең 110 еллыгы уңаеннан “Ливадия” санаториенда узган иҗатта бәйгесендә расладылар. Буа электр челтәрләре хезмәткәрләре моңа алдан әзерләнә башладылар. Инна Минханова җитәкчелегендә бию буенча репетицияләрике ай дәвамында диярлек хезмәт көненнән соң дәвам итте. Махсус моның өчен костюмнар тегелде, декорацияләр, прическалар уйланылды. Һәм менә нәтиҗәсе – Айдар Төхвәтовтан, Люция Әхмәтовадан, Леонид Французовтан, Наталья Камаевадан, Руслан Борһановтан, Лилия Хәсәновадан, Кәбир Юнысовтан, Диләрә Әхмәтҗановадан, Дмитрий Базулиннан торган бию коллективы “Бию” номинациясендә беренче яулады. Зөлфия Хәйбуллинаның Сергей Евдокимовның гитарада уйнавы астында сөйләгән шигыре  өченче урынга бәяләнде. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча буалылар – икенчедә. Тәбриклибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International