Җыр телендә аралаштык

2016 елның 7 октябре, җомга

Бу көннәрдә Буада төрле милләт халыклары җыр телендә аралашты. Бездә 7 районнан  җыелган этник-мәдәни фольклор ансамбльләре фестивале узды.

Татар, рус, чуаш, керәшен, мордва, әрмән һәм башка халыкларның күз камаштырырлык сәх-нә киемнәре, милли җырлары, дистәдән күбрәк музыка уен коралларында уйнау тамашачыны да, жюри әгъ-заларын да битараф калдырмады. Бигрәк тә яшь талантлар осталыгы әсир итте. Шәһәрнең 2 номерлы сәнгать мәктәбендә белем алучы Аделина Трифонованың пианинода дәртле уйнавы һәркемнең күңеленә хуш килде. Халыкара “Колорит” бәйгесендә 1нче, “Жар-птица” дип аталганында 3нче дәрәҗә лауреат булган, республиканың яшь пианиночылары арасында узучы “Форте” бәйгесендә дипломант булган Аделина фестиваль аудиториясе алдына композитор Ренат Еникеевның “Энә карагы”, “Карга вә төлке” әсәрләрен тәкъдим итте.

-Мин сәнгать мәктәбен-дә 6 елдан бирле шөгыль-ләнәм. Репертуарымда музыкаль әсәрләр шактый. Мондый бәйгеләрдә катнашу бик ошый, - диде ул.

Башкалар да кимен куймады – “Нәфис сүз” номинациясендә шә-һәрнең 2 номерлы лицееннан Артем Климко һәм Данил Исаев, 5 номерлы гимназиядән Диләрә Вилданова, Илназ Сабирҗанов, Зилә Мөдәррисова матур итеп шигырь сөйләделәр. “Батыр” һәм “Ромашка” балалар бакчаларыннан килгән фольклор төркемнәре “Каз өмәсе” йоласын сәхнә-ләштергәннәр иде. “Ромаш-ка”дан Лилия Бабы-нинаның “Каз канаты” музыкаль әсәрен башкарганда күпләрнең күзләренә яшь килде, жюри әгъзалары да аның чыгышын мактап туя алмадылар. “Вокал” номинациясендә катнашучы буалыларның чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Уяв” чуаш фольклор коллективы фестивальгә ныклап әзерләнгән. Аларның быел максатлары изге – 5 ел буена тамашачыны сөендергән төркем халык ансамбле исемен алырга тели.

Кыскасы, барысы 300дән күбрәк җыр, бию, нәфис сүз, уен коралларында уйнау осталарының чыгышларыннан жюри әгъзалары канәгать калды. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының этно-мәдәни бүлеге җитәкчесе Гөлүс Гаянов:

-Ел саен әлеге бәйгегә яңалыклар кертәбез. Быел да ул уңышлы уза. Ә гала-концерт 4 ноябрьдә Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, - дип белдерде.

Буалылардан анда кемнәр катнашачагы соңрак билгеле булачак.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International