Балага пособие түләүдә үзгәрешләр

2016 елның 7 октябре, җомга

Балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына керемен исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Беренчедән, җан башына исәпләнелүче керемне санаганда исәпкә алынучы гаилә составы үзгәрде. Аның составына рәсми никахта торган ата-аналар (уллыкка алучылар), шул исәптән аерым яшәүчеләр дә, һәм аларның үзләре белән бергә яисә икесенең берсе белән даими яшәү урынында яки вакытлыча яшәү урынында яшәүче балигъ булмаган балалары (балалар ата-ананың берсенең яшәү урыны буенча даими яисә вакытлыча теркәлгән булырга тиешләр), рәсми никахта тормаучы, даими яшәү урынында яисә вакытлыча яшәү урыныда бергә яшәүче ата-аналар (уллыкка алучылар) һәм алар белән бергә яшәүче балигъ булмаган балалары керә.

Икенчедән, керемнәрне исәпкә алу чоры үзгәрде. Балага пособие билгеләгәндә җан башына керем гариза бирелүче ай алдыннан килүче соңгы алты ай өчен билгеләнә. Моңа кадәр өч ай өчен иде.

Пособие билгеләгәндә  аерым керем төрләрен исәпкә алуда да үзгәрешләр бар. Җыелма керем составында вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие аны фактта алу аенда исәпкә алына. Бу йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиегә кагылмый – ул йөклелек һәм бала тудыру буенча отпуск чорына туры килүче айларга бүленә һәм исәп-хисап чорына туры килгән айлар өчен җыелма керемдә исәпкә алына. Хезмәт хакы сакланмыйча отпуск ялына җибәрелгән (Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 128 маддәсенең 3-8 абзацында саналган очраклардан тыш) гаилә әгъзаларының керемнәре хезмәткәрнең тариф ставкасының (окладының) өчтән ике өлешенә тигез булган шартлы хезмәт хакы күләменнән чыгып санала. Шәхси эшмәкәр салым органына тапшыручы документларында керемнәрнең һәм чыгымнарның нульле билгесен күрсәткәндә, аның җыелма кеременә муниципаль район (шәһәр округы)  буенча җан башына акча кереме күләменә тигез булган шартлы керем күләме кертелә, әмма Татарстан Республикасында җан башына акча кеременнән дә зуррак күләмдә түгел. Алынучы алмиентлар, суд карарлары һәм башкалар  турында документлар булмаганда, алиментларның шартлы күләме алына. Ул ай саен исәп-хисап чорында санала һәм бер балага исәпләгәндә Татарстан Республикасында билгеләнгән һәм гариза бирү датасына гамәлдә булган яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә.

Гаилә әгъзаларының хезмәт эшчәнлегеннән керемнәре булмауның нигезле сәбәпләренә түбәндәгеләр керә: эшкә сәләтле, хезмәт килешүе нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы затның 3 яшькә кадәр баланы карау буенча отпуск ялында булуы, эшкә сәләтле затның гомуми белем бирү оешмасында яки һөнәри белем бирү яисә югары уку йортында көндезге бүлектә укуы, 20 яки аннан күбрәк срокта йөклелек белән медицина оешмасында исәптә торуы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International