Агач утыртуга оешма-предприятиеләр дә кушылды

2016 елның 7 октябре, җомга

1 октябрьдән 31енә кадәр республикада, шул исәптән районда да “Агач утырту” акциясе уза.

Акциягә район оешмалары, хуҗалыклар, җирле үзидарәләр дә кушылды. “Авангард”, “Коммуна”, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыятьләре, “Буа элеваторы”, башка оешма-предприятиеләр дә үзлә-реннән өлеш керттеләр.

Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов һәм район Советы хезмәткәрләре шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә 350 төп агач утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International