Якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк паркындагы Социалистик Хезмәт Геройлары Аллеясендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте көненә багышланган тантана узды. Анда геройларның балалары, якыннары, хезмәт ветераннары, агрофирмалар, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, төрле ведомстволар җитәкчеләре, хезмәткәрләре, мәктәпләр укучылары катнашты.
Бирегә җыелу тикмәгә түгел. Үткән ел Аллеяне ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов авыл хезмәтчәннәре көнен би-редә билгеләп үтүне, еллык эшкә нәтиҗә ясау бәйрәмен бюстларга чәчәкләр салудан башлауны традициягә кертергә кирәклеген, моның яшь буынны тәрбияләүдә дә зур роль уйнаячагын әйткән иде. Якшәмбе көнендәге тантананы да нәкъ балалар ачты – “Шатлык нуры” вокаль ансамбле дуслык, туган җир турында җырларын башкардылар, 1 номерлы мәктәп укучылары игенче хезмәте турында шигырьләр сөй-ләделәр. Аннан районыбыз геройларының Бөек Ватан сугышыннан соңгы ачлык-ялангачлык хөкем сөргән, бар хезмәт кул белән башкарылган елларда күрсәткән хезмәт нәтиҗәләре турында сөйләгәннәрне тыңладылар. Бу хакта Азат Айзетуллов, тантананы алып баручылар Нурия Гайнуллова, Вера Евдокимова, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова да, геройларның балалары да җиткерделәр. 1947-48 елларда Герой исеменә алга куелган бурычларын күп мәртәбәләр арттырып үтәгән Александр Ефремович Ефремов, Георгий Степанович Сторожев, Александра Ивановна Николаева һәм Гәрәй Сафа улы Сафин лаек булганнар. Соңрак алар сафына Рәүф Абдулла улы Әһлиуллин, Нурислам Җиһанша улы Кадыйров кушылганнар.
– Без Буа җире биргән батырларыбыз белән ихлас горурланабыз, сокланабыз, үрнәк алабыз, – диде Азат Касыйм улы. Ул шулай ук авыл хезмәтчәннәренең бүген дә көнне төнгә ялгап хезмәт куюлары, ирешелгәннәре турында бәян итте. Районның республикада игеннәрнең тулай җыемы буенча беренче урын алуын, бүген кырларда бөртек өчен кукуруз суктырылуын, шикәр чөгендере казылуын әйтте. Соңгысы буенча да уңыш начар түгел – һәр гектардан уртача 400 центнер тирәсе булыр дип көтелә. Эшкәртү предприятиеләре дә уңышлы эшләп киләләр, җитештерү темпын арт-тыра баралар. Район башлыгы авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен, рәхмәтен җиткерде. Ә җирле шагыйрьләр Әнсар Хәмидуллин, Таисия Гарипова, Анатолий Малышев туган җиргә, икмәккә, анага булган хөрмәтләрен, рәхмәтләрен шигырь юлларына салып әйттеләр.
Геройларыбыз тормышта нинди булган соң? Бу хакта якыннарыннан да яхшырак сөйләүче булмас.
– Әтиебез 17 яшеннән сугышка китә. Аннан 4 медаль белән бүләкләнеп, шөкер, исән-сау әйләнеп кайта. Тыныч тормышта гомерен авылга ба-гышлады. Без аны сирәк күрә идек – төнлә кайта, таң белән чыгып китә. Без аның сугыштан исән кайтуы, герой булуы һәм безгә яхшы әти булуы белән горурланып яшәдек. Кырыс. Әмма гадел иде ул. Исән булса, 10 октябрь көнне аңа 90 яшь тулган булыр иде. Бүген ул да искә алуга шатланып карыйдыр, горурланадыр шикелле тоела, – диде Нурислам Кадыйровның улы Назыл абый. Александра Николаеваның кызы Алсу Галиуллина әйтүенчә, әниләре искиткеч тырыш, энергияле кеше булган.
– Үзе дә кырдан кайтып кермәде, безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, өчебезгә дә югары белем бирде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр дөнья хәлләре белән кызыксынды. Ә район җитәкчелегенә аңа исән чакта күрсәткән хөрмәтләре, хәзер дә онытмаганнары өчен рәхмәт, – диде ул.
Җылы очрашу, аралашу Геройлар бюстларына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр. Теләгәннәр үткәннәр һәм бүгенге белән туган якны өйрәнү музее оештырган фотокүргәзмәдә, үзәк китапханә хезмәткәрләренең китап күргәзмәсендә дә таныша алдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын бәйрәмнең соңгы кунагы киткәнче яңгыраттылар.