Иң яхшы укытучылар Буада - 1 мәктәптә

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Громова һәм  физикадан белем бирүче Марат Мөхәммәтҗанов Казанда Укытучы көненә багышлап үткәрелгән чараларда бүләкләнделәр. Марат Илшат улы “Ел укытучысы” конкурсының “Энергия, кыюлык, ихтыяр” номинациясе җиңүчесе буларак “Пирамида” сәхнәсенә күтәрелде. Галина Николаевна “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларындагы “Иң яхшы укытучы” конкурсында җиңү яулап, 200 мең сумлык грантка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International