“Җәяүле аркылы чыгу урыны” профилактик чарасы старт алды

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

“Җәяүле аркылы чыгу урыны” профилактик чарасы старт алды районда 10 октябрьдән. Ул 19 октябрьгә кадәр барачак.

Ункөнлек барышында йөртүчеләрнең “зебра”ларда җәяүлегә туктап юл бирмәве, җәяүленең юлны тиешсез урында аркылы чыгуы, тәүлекнең караңгы вакытында киемендә ут кайтаргыч элементлар булмау фактларына игътибар көчәйтелә.

Машина йөртүчеләрнең юлларда тизлек режимын саклап, җәяүле мәнфәгатьләренә хилафлык китермичә хәрәкәт итүләрен сорыйбыз. Җәяүлеләрдән дә юлны бары тик “зебра”ларда гына аркылы чыгарга, тәүлекнең караңгы вакытында ут кайтаргыч элементлар белән киемнәрдә булырга кирәклеген искә төшерәбез. Сак булыгыз, урамда – октябрь!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International