Тагын берничә көннән Россиядә сәламәт туклану көнен билгеләп үтәчәкләр. Гаять актуаль тема.
Светлана Победимская, шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Сәламәт ризык ул – боткалар. Төрлесеннән пешерергә кирәк. Иң яхшысы – солыдан. Шулай ук карабодай, дөге, катнаш боткалар бик файдалы. Кузаклыларны кушып пешерелгәннәрендә фосфор күп. Ботканың һәрбер төрлесе организмга файдалы матдә алып керә. Яшелчәләрне дә күп итеп ашарга кирәк. Мин кәбестә һәм ташкабакка өстенлек бирәм. Аларда кеше сәламәтлеге өчен кирәкле матдәләр бик күплеген укыганым бар. Мин бу хакта балаларга да гел сөйлим. Шулай ук сөтле ризыкларны да рационга кертәм. Катыгын, эремчеген сөт сатып алып, үзем ясарга тырышам.
Рамил Җәләлов, район үзәк дәваханәсе табибы:
- Табиб буларак еш һәм аз-азлап ашарга киңәш итәм. Туклану балансланган булырга тиеш. Бертөрле ризык белән генә тукланырга тырышмагыз, аксымның, углеводның, витаминнарның организмга бертигез дәрәҗәдә, даими кереп торуы кирәк. Мин шәхсән һәрбер ризыкны аерым ашарга тырышам. Төгәлрәк әйткәндә, бер үк вакытта “первый” да, “второй” да ашамыйм, бутамыйм, берсен төшке аш вакытында, икенчесен кичкә калдырам. Ә чәйне билгеле бер вакытта аерым гына эчәм.
Владимир Храмов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы:
– Спорт һәм сәламәт туклану минем өчен мөһим. Ашауга килгәндә, көнне җиңелчә ризыктан башларга кирәк. Иртәнге аш өчен сөттә пешкән төрле боткалар әйбәт. Шулай ук йомырка тәбәсе, эремчек, бутербродлар белән төрләндерергә була. Ач карынга соклар, шулай ук яңа сыгылганнарын, эчәргә ярамый, аларда кислота күп. Кофе да киңәш ителми. Көндезге аш туклыклы булырга тиеш. Кичкесен 19 сәгатькә кадәр ашарга кирәк. Ризыкның ашказаны өчен авыр, кирәгеннән артык майлы булмавы мөһим. Шәхсән мин аны икегә бүләм. Кичен, бадминтон, волейбол буенча күнегүләр ясарга киткәнче, җиңелчә капкалап алам, аннан кайткач, ныклабрак ашыйм. Безнең менюда яшелчәләр дә зур урын алып тора. Аларның нигездә үзебезнең бакчада, җирлектә үскәннәренә өстенлек бирәбез. Сезонында кыяр, помидор, кышын кишер, чөгендер, кәбестә ашыйбыз. Читтән кайтарылган, тикшерелмәгән, агуланган яшелчәләр зыян гына салырга мөмкин. Бу җиләк-җимешләргә дә кагыла.
Р. З. Сәгъдиев мәктәбе укытучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Александр Давыдов “Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре” грантын отты. Ул Татарстанда “Киләчәк-Будущее” стратегиясе кысаларында үткәрелүче бәйгенең “Туристлык-туган якны өйрәнү” юнәлешендә катнашты. 50шәр мең сумлык премиягә республика буенча барлыгы төрле номинацияләрдә җиңгән 250 укытучы лаек булган.