Шикәр чөгендеренең яртысы казылды

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Районда татлы тамыр уңышын җыю дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә барлык мәйданның 56 процентында шикәр чөгендере казылган, җир өстенә 185 мең тоннадан күбрәк чимал чыгарылган, аның физик авырлыкта 117 мең тоннасы заводка тапшырылган. Һәр гектардан уртача чыгыш 365 центнерга тиң. Татлы тамыр алу “Ак Барс Буа” агрофирмасының  2 һәм 4 номерлы филиалларында төгәлләнгән. “Авангард” агрофирмасында  ул барлык мәйданның 84, “Ямбулат”та 70 процентында башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International