Буада яңа өйләнешүче Хәсәновлар аллеягә беренче агач утыртты

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Шәһәрнең үзәк паркындагы Мәхәббәт балдагы янында калкып чыгачак яңа өйләнешүчеләр аллеясенә нигезне Буадан Энҗе һәм Альберт Хәсәновлар салды. Район ЗАГС бүлегендә никахларын рәсми теркәгәннән соң алар биредә бергәләп гаиләләренең һәм аллеянең беренче агачын – чыршы утырттылар.

– Аның үсүен күзәтеп торачакбыз. Безнең чыршы икәненлеге турында тамга да урнаштырачакбыз. Туачак балаларыбыз, оныкларыбыз да горурланырлык булсын,  – диләр Хәсәновлар.   Аллеядә буш урыннар бар әле. Мондый матур эшкә башка никахлашучыларның да кушылуын көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International