Быел районда беренче мәртәбә шактый зур күләмдә – 1572 гектарда көнбагыш үстерделәр. Хәзер аның уңышын җыю төгәлләнеп килә.
Аерым алганда, әлеге культура “Бола” агрофирмасында 200, “Ком-муна”да – 50, “Кыят”та – 30 һәм фермер ху-җалыкларында 1292 гектарда игелде. Бу, беренче чиратта, республикада табышлы культураларга – бөртек өчен кукурузга, рапска һәм көнбагышка игътибарны арттыру бе-лән бәйле. Әле агымдагы елгы чәчү кампаниясе алдыннан Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай тәкъдим иткән иде. Шушы көннәрдә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Марат Готыф улы, нәтиҗә ясап, аграрийларның әлеге хуҗалык тәҗрибәсен алга таба да дәвам иттерәчәкләрен белдерде. Киләсе елда кукурузны бөртеклеләрнең 10 проценты күләмендә чәчәргә, һәр гектардан уртача 50 центнер уңыш алу өстендә эшләргә кирәклеген һәм моның гади бурыч булмавын әйтте. Министр сүзләренә караганда, рапс өчен быелгы ел уңайлы килмәгән, һәр гектардан уртача 10 центнер тирәсе уңыш алганнар, бөртекләре дә вак булган. Әмма аномаль җәй аркасында гына аны ташларга җыенмыйлар. Көнбагышка килгәндә, аның торышы начар түгел һәм май культураларына соңгы елларда бәя дә тотрыклы югары. Марат Готыф улы әйтүенчә, 2017 елда рапс белән көнбагыш астына чәчүлекләрнең 10 процентыннан ким булмаган мәйдан биреләчәк.
Хуҗалыклардан көнба-гышка иң күп мәйдан биргән “Бола” агрофирмасы җитәкчесе Айдар Латыйпов та әлеге ике культураның табышлы булуын әйтә.
– Моңа кадәр дә үстерү тәҗрибәсе булган рапсны да 200 гектарда чәчкән идек. Җәй коры килү сәбәпле, һәр гектардан уртача 8 центнер гына уңыш чыкты. Шулай булуга да карамастан, файдасы кала. Көнбагыштан 15,5 центнер тирәсе уңыш алдык. Әле тулысынча санап бетермәгән, алдан исәпләүләр буенча рентабльлелек 50 проценттан ким булмаска тиеш, – ди ул. Монда да август корылыгы үзенең тискәре ролен уйнамый калмаган. Уңайлы килгән елларда уңыш гектардан 25-30 центнерга кадәр җитәргә мөмкин. Башка культуралардан соңрак өлгерүче көнбагышны суктырганда исә яңгырлар яуды. Шул сәбәпле ул юешрәк кергән. Хәзер аны киптереп, чистартып май заводына тапшыралар.
– Көнбагыш үстерү зур кыенлык тудырмады. Орлыкларын май башында чәчтек. Тишелеп чыккач, рәт араларын эшкәрттек. Сентябрь башында тигез өлгерсен өчен гербицид керттек. Суктыруда өч “ДОН-1500” комбайны эшләде, – ди орлыкчылык буенча агроном Ирек Камалетдинов. Ки-ләсе елда да әлеге культураны игәргә планлаштыралар. Моның өчен җирен әзерләп калдырганнар инде, чөнки аны, вегетация чоры озын булганга, иртәрәк чәчү мәслихәт. Аннан бушаган мәйданнарны уңышы соң җыелганга көзеннән эшкәртеп бетерә алмаска мөмкиннәр.
– Монысы бер, тагын аны сукаламаска кирәк. Югыйсә, коелган бөртекләр күмелеп калып, берничә ел дәвамында тишелеп азаплаячаклар. Туфракны дискатор белән эшкәртеп, анда берьеллык үлән чәчәргә уйлыйбыз. Технология буенча көнбагышны бер чәчкән урынына 4-6 елдан соң гына кайтарырга ярый. Шундый кыенлыклары булса да, ул үз-үзен аклаучы культура, – ди җитәкче.
Кайбер фермерлар моның шулай икәнлегенә былтыр ук инанганнар инде. Шундыйларның берсе – Яңа Тинчәледән Фәнис Шәрәфетдинов. Узган ел ул көнбагышны 240 гектарда игеп, һәрберсеннән уртача 26 центнер уңыш алган. Ә быел мәйданын 370кә җиткергән. Аны суктырып бетереп килә-ләр. Кырда биш комбайн эшли. Уңышы үткән елгыдан да зуррак – әлегә һәр гектардан 35 центнер чыгып килә. Моны ул иң беренче чиратта агроном Илдар Сафинның үз эшен белеп башкаруы нәтиҗәсе булуын әйтә.
– Һәр агрочараны вакытында башкарырга тырыштык. Гербицид кертмәдек. Чүп үләннәренә каршы механик юл белән генә көрәштек. Башта бер кат рәт араларын эшкәрттек, аннан ике тапкыр төп-ләренә өйдердек. Катлаулы ашламаны бер гектарга 80 килограмм исәбеннән керттек, – ди фермер. Уракка өлгермәүдән куркып, бераз ашыгыбрак керешкәннәр. Шуңа да айбагар дымлырак булган. Хәзер ул тиешле күләмдә. Фәнис Шәрәфетдинов үз фермер хуҗалыгында көнбагышны киләсе елда да үстерергә тели, мәйданны тагын да арттырырга исәбе бар. Быел аннан бушаган мәйданны парга калдырачак һәм аннан соң ул җиргә көзге культуралар чәчәчәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, министрлыктан чәчәргә киңәш ителгән югары табышлы культураларның өченчесе – бөртек өчен кукурузны суктыру да ахырына якынлаша. 1490 гектарның 900ендә эш төгәлләнгән. Барлыгы 4467 тонна бөртек җыеп алынган. Ә рапс иртәрәк өлгерүчеләрдән. Быел 1347 гектарда үстерелгән рапстан 978 тонна майлы бөртек чыккан. Ә менә быел мәйданнары арттырылган югары табышлы шикәр чөгендере безгә күптән “яраклашты”. Аның уңышын җыю да дәвам итә. Бүгенге көнгә ул барлык мәйданның 73 процентында казылган, җир өстенә 248 мең тоннага якын чимал чыгарылган. Физик авырлыкта 108 мең тоннадан күбрәк татлы тамыр шикәр заводына тапшырылган.