Урамда – октябрь, синоптиклар инде беренче кар да вәгъдә итәләр. Бу вакытта автомобильчеләрнең үз “баш авыртуы” – җәйге резиналарны кайчан кышкыга аламаштырырга?
Резинаны алмаштырырга ашыкмаучылар иртә кышкыга күчсәң, протекторлар туза, “шиплар” коелачак, диләр. Алар фикерендә дә хаклык бар, әмма шин алмаштыру белән беренче карны көтсәгез, “шиномонтажга” барып җитә алмау ихтималы да бар. “Алтын урталык”ны ничек табарга соң?
Җәйге шиналарны тәшкил итүче материал уртача температура плюс җиде градуска калгач катылана һәм юл өслеге белән ябышу характеристикасын югалта. Моның аркасында, юл өслеге коры, кар ятмаган булса да, тормоз юлы сизелерлек үсә һәм автомобильгә идарә итү авырлаша, куркынычлана. Шуңа күрә җәйге резиналарны кышкыга алмаштырырга вакытмы, дигәндә, беренче чиратта һава торышы күрсәткеченә игътибар бирергә кирәк. Шул ук вакытта “шиномонтаж”да чиратлар хасил булачагын да онытмагыз.
Сүз уңаеннан, синоптиклар белдерүенчә, быел урта полосада салкын былтыргыдан иртәрәк башланырга мөмкин. Октябрьнең икенче яртысында көпчәкне кышкыга “киендерергә” әзерләнергә кушалар. Югыйсә, кинәт кар явып, кечкенә генә ДТП ясасагыз да, чыгымнар берничә коелган “шип” бәясе генә тормыйлар.