Буача синема: балаларга – “Ералаш”, әбиләргә һинд кинолары

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Быел Ял үзәге район халкына кино күрсәтә башлады. Алдан ачык һавада үзәк паркта күрсәтелде, хәзер кино авыл клубларында “сәяхәт итә” башлады. Анда татарча кино күрсәтәләр. Тик әбиләр элеккеге киноны сагыналар күрәмсең, алар һинд нәфис фильмнарын кире кайтаруны үтенәләр. Ял үзәге директоры Илнар Талипов әйтүенчә, әлеге теләкләрне исәпкә алып һинд киноларын күрсәтә башлаганнар. Каталог атна саен яңартылып тора. Шушы көннәрдә районның оешма-предприятиеләрдә төшке аш вакытында эшчеләрне ял иттереп кыска метражлы фильмнар да куячаклар. Балаларга мультфильмнар, “Ералаш” күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International