Көз уртасында шәһәр территориясендә йөк төягән автомашиналар хәрәкәте аеруча тыгыз. Әрҗәсенә өеп салган чөгендерлеләр, аңлашыла, шикәр заводына бара, моннан тыш, шәхси йортларның һәр унынчысы каршында булмаса да, берәр, кайчакта икешәр “КамАЗ” тора. Бу – тормышыбыз муллыгы билгесе, әмма икенче яктан, нәкъ, йөк автомобильләре шәһәрдәге юлларны җимерүгә актив өлеш кертәләр дә. Җитмәсә, аларның капка төбендә басып торуы муниципаль районны төзекләндерү кагыйдәләренә дә каршы килә.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән сишәмбе кичендә оештырылган рейдның максаты менә шундый җи-мерүчеләрне ачыклау иде. ЮХИДИ инспекторы Семен Власов сүзләренә караганда, шәһәрдә бигрәк тә аркылы урамнардагы һәм Көнбатыш бистәдәге юллар авырлык басымына чыдамсыз. Аркылы юлларның киңлеге дә йөк автомобильләре хәрәкәтенә яраклаштырылмаган. Димәк, әлеге урамнардагы юлларны изеп йөрү аларны аңлы рәвештә җимерү була. Аннары юллар начар дип, үзебез үк зарланабыз.
Шәһәр территориясендә йөк автомобильләрен кую өчен дүрт автостоянка бар. Тәүлеклек тоту бәяләрен дә символик сумма – 100 сум. Әгәр муниципаль территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен бозу фактын саный калсак, беренчедән, йөк капланылмаган, икенчедән, “КамАЗ” гаражга яки автостоянкага куелмаган. Дөресен әйткәндә, район башкарма комитеты административ комиссиясе бу гаепләр өчен Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсенә таянып билгеләгән штраф суммасы күпкә күбрәк чыгачак.
-Муниципаль төзекләндерү кагыйдәләре буенча йөк автомобильләре шәһәр территориясендә тукталыш ясый алалар, әмма, аварияне читләштерүгә, төзекләндерү максатында булмаса, озак вакытка, шул исәптән төнгелеккә урамда калдырылырга тиеш түгелләр. Хуҗа автомашинаны гаражына кертергә яки автостоянкага куярга бурычлы. Шулай ук зур габаритлы автомобильләр коелучан йөк алып барса, ул тиешле материал белән ябылган булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәгәндә, беренче тапкыр кагыйдә бозучыга карата 2дән 3,5 мең сумгача, бер ел эчендә хәл икенче тапкыр кабатланганда, 3,5тән 5 мең сумга кадәр штраф салу каралган, - ди административ комиссиясе секретаре Дамирә Хәкимова.