Шушы көннәрдә мәдәни үсеш үзә-гендә “Чакырылучылар өчен хокук белеме мәктәбе” дигән чара узды. Аны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил белән берлектә оештырды.
Очрашуга Идел аръягы районнарыннан хәрби комиссарлар, быел көздә армия сафларына хезмәт итәргә китәчәк егетләр, аларның әти-әниләре һәм Буа мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфларда укучылар җыелды. Алар каршында беренче булып Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин чыгыш ясады. Ул сүзен үзе белән кыскача таныштырудан башлады.
– Мин Ерак Көнчыгышта тудым, хәрби гаиләсендә үстем. Бабам сугышта катнашкан, әтием гомерен армиягә багышлады, улым – хәрби очучы, – диде Сергей Николаевич. Ул чакырылучыларны, форсаттан файдаланып, кызыксындырган сорауларын бирергә чакырды. Тәфсилле докладында армиянең бүгенгесе, Кораллы көчләрнең структурасы, анда чакырылуны оештыру, контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылу һәм альтернатив гражданлык хезмәте үтү нидән гыйбарәт булуы турында бәян итте. Кораллы Көчләрнең сугышчан әзерлеге, армияне заманча кораллар һәм техника белән коралландыру, армияне һәм флотны матди-техник тәэмин итүне камилләштерү, кадрларны әзерләү сыйфатын үстерү турында фильм да кызыклы һәм эчтәлекле иде. Шулай ук солдатны матди тәэмин итү турында да сөйләнде һәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская мондый очрашуларны берничә ел дәвамында үткәрүләрен һәм булачак солдатларның армия тормышы, кая чакырылырга мөмкин булулары, хокуклары, бурычлары турында кызыксынулары турында сөйләде.
– Кеше хокуклары буенча вәкил буларак мин хокукый белем бирү, хезмәткә әзерлек мәсьәләләре белән шөгыльләнәм. Егетләребезнең хезмәт итү урыннарына озата барабыз, алар белән аралашабыз, тормышлары һәм хезмәт шартлары белән танышабыз, проблемалы хәлләр туганда, аларны чишәбез, – ди ул. Сария Харисовна шулай ук солдатларның хокукый һәм социаль гарантияләре турында сөйләде, элемәгә керү өчен телефон номерларын, чакырылыш кампанияләре вакытында “Кайнар элемтә” булдырылуын әйтте.
Сәхнәгә кичәге солдатлар – Руслан Климов һәм Константин Охотин да күтәрелделәр. Алар үзләре узган армия тормышы турында таныштырып, аның һәр ир-егет өчен кирәк булуын ассызыкладылар.
Булачак солдатларга Ял Үзәгендә узган чакырылыш көнендә изге теләкләрен җиткерделәр.