Алар өчен шәһәрнең үзәк стадионында “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге Фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән 100дән күбрәк 11 сыйныф укучысы үзләрен йөгерүдә, спорт снарядын ыргытуда сынадылар. Фестивальнең икенче этабы ноябрь аенда булачак. Нәтиҗәләр декабрь азагында ясалачак. Анда аерым сынау төрләре һәм күптөрлелек буенча җиңүчеләр, шулай ук ГТОның аерымлык билгеләрен тапшыру фестивалендә катнашучылар билгеләнәчәк.