Буа район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ничек бара?

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Район хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ахырына якынлаша. 25 октябрьгә ул барлык мәйданның 89 процентында җир өстенә чыгарылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аны казу “Авангард” агрофирмасында, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2, 3, 4 номерлы филиалларында,”Ямбулат”та төгәлләнгән,  “АгроНур”да  соңгы гектарларда бара. Бу көнгә барлыгы 312 мең тоннага якын чимал казылган. Әлегә һәр гектардан уртача уңыш 384 центнер тәшкил итә. “Ямбулат”та ул 760, “Авангард”та – 530, “Коммуна”да 400 центнерга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International