Роботлар иттарткыч пычагы ясый

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Күптән түгел республика сайтларында Казан федераль университетының IT-лицеенда укучыларга информатика һәм робот техникасы буенча дәресне Ева исемле робот-педагог бирүе хакында яздылар. Ул укучылар белән сөйләшкән, видеокамерасы ярдәмендә аларның тәртибен күзәткән.

Ева мәгарифкә хезмәт итсә,  Буаның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә  иҗат ителгән роботлар киләчәктә җитештерү өлкәсендә бик кирәклегә әверелергә мөмкиннәр.

Робот техникасы мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең  беренче роботлары иттарткыч пычагы җитештерүдә эшләп, Россия күләмендә танылдылар да инде. Бердәм “организмлы”10 робот система буенча башкаралар бу эшне – беренчесе булачак пычакны икенчесенә борауларга бирә, бу эш тәмамлангач, икенчесе  кырдыру өчен чираттагысына тапшыра, калганнары пресс җиһазында бастырып детальне тигезли, шомарта, кыздыру өчен мичкә кертә,  тугызынчы робот әзер продукцияне кран белән төяп җибәрә, соңгысы складка илтә.

-Әлеге комплектны җыюга шактый вакыт китте. Уку елының беренче яртысында роботны ясарга, аның программасын җыярга өйрәндек, икенчесендә ярышка әзерләндек, - ди робот техникасы мәктәбе җитәкчесе Роман Соловьев.

Роботларны нәрсәдән җыялар, аларга ничек җан өрәләр соң?  Әзер күрсәтмә әсбапларга карап аның гәүдәсен пластмасса детальләрдән җыялар булып чыкты. Тәндәге һәрбер металл үз функциясен үти – кайсы атлый, кайсы күтәрә,  кайсы борыла ала. Аннан роботның “баш мие” урнаштырыла. Ул  кечкенә генә тартмадагы компьютердан гыйбарәт, программалар – робот үтәргә тиешле төп командалар шунда урнаштырылган. Аның ярдәмендә укучылар ат арбасын, еланны, этне, үрмәкүчне, тракторны, танкны хәрәкәтләндерәләр. Ә менә ярышларга әзерләгәндә, бәйгенең юнәлешенә карап, кирәкле командаларны сайлап алалар. Бу очракта роботның “миен” яңадан программалаштыралар. Бәйге тизлеккә булса, робот тиз йөрешле итеп ясала, җитештерү өлкәсендәге булса, икенче боерыкны үти. Мондый роботлар ясап, Буаның төрле мәктәпләрендә укучы яшь техниклар Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә призлы урыннар алып кайтканнар.

 2 номерлы лицейдан Раян Халиков, Игорь Морозов, сәләтле балалар өчен лицей-интернаттан Ленар Шәмгунов яңа  роботларны программалаштырырга өйрәнәләр.

-Роботлар ясау түгәрәге оешкан көннән бирле бирегә йөрибез. Бик ошый. Фантазияне җигеп, үзең төрле роботны ясап, аның хәрәкәтләнүен күрәсе кызык, - диләр Игорь Морозов һәм Ленар Шәмгунов. Ә Раян Халиков хыяллары белән дә уртаклашты.

-Киләчәктә шундый робот ясарга телим: кеше кебек сөйләшсен, сорауга җавап бирсен иде, - ди ул.

Кем белә, бәлки  киләчәктә буалы яшь техниклар ясаган роботлар Ева кебек дәрес бирер, йә завод-фабрикаларда эшләр?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International