Буа районында 87 халык дружиначылары отряды гамәлдә. Узган җомгада шәһәр үзәк мәйданында аларга таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
Халык дружиначылары 550дән күбрәк кеше тәшкил итә. Аларның 200е авылларда, 300дән күбрәге шәһәрдә җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнаша. Буа районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Радик Егоров белдерүенчә, ел башыннан бирле халык дружиначылары ярдәме белән районда 13 җинаять эше ачылган, 90лап административ хокук бозу ачыкланган