Көзге кыр эшләре төгәлләнү белән авыл мәдәният йортларына ял итәргә килүчеләр саны арта. Һәр чараның уңышы аны оештыручылардан тора. Аны исәп өчен генә дә, күңелдә калырлык булсын дип тә үткәреп була.
Ташкичү мәдәният йортында (Тимбай авыл җирлеге) төрле тематиканы үз эченә алган очрашулар, музыкаль кичәләр үткәрелеп торыла. Авылдашлар бирегә килеп рәхәтләнеп ял итеп утыралар. Теләгәннәр җырлый, бии, үзләренең осталыкларын кул эшләнмәләре белән күрсәтә ала.
Мәдәният йортын капиталь ремонттан соң ачу вакытында район җитәкчелеге бинаның утын сүндермичә төрле чаралар үткәрергә, урам бәйрәмнәрен оештырып җибәрергә кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Боларны истә тотып, мөдир Фирүзә Хисаметдинова, сәнгать җитәкчесе Зөлфия Садыйкова җирле үзидарә булышлыгы белән югары очтагы урамнарда яшәүчеләр катнашында Урам көне үткәрделәр. Беренче коймак “төерле” була диләр, әмма оештыручыларның бу чарасы бик тә шәп килеп чыкты. Әнә, концертка халык җыелган арада экранда югары очта яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен чагылдырган видеоролик күрсә-телде. Ташкичүдә туып, бала чакларын, мәктәп елларын, яшьлеген шушында уздырган, әмма төрле сәбәпләр аркасында читкә китеп яшәргә мәҗбүр булучылар да, шунда гаилә корып яшәүчеләр дә барысы да җыелды. Залда халык бик күп иде.
-Бездә бик күп төрле чаралар узса да, урам бәйрәмнә-рен уздырганыбыз юк иде. Бу беренчесе. Авылыбыз талантларга бай, максатыбыз шундыйларны барлау һәм башкаларга күңелле ял кичәләре бүләк итү иде,- диделәр Фирүзә һәм Зөлфия.
Авылын ташлап китмәгән урам егетләренең “командиры” Радик Вәлиев гармунда уйнап татар халык көйләренә тезмә башкарды.
Урам балалары да тик тормадылар. Абыйларына кушылып флэшмоб биеделәр. Лениногорск районының Бәкер авылында яшәүче шагыйрә Халисә Гулованың туган авылы Ташкичүгә багышланган шигырьләрен пенсиядәге укытучы Гөлшат Хәлилова укыды, аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Автор-башкаручы Фирдүс Вахитов, Наил Имәтов, Руслан Шәрәпов, Айгөл Хәкимова башкаруындагы җырлар тамашачы күңеленә хуш килде.
Казан шәһәреннән кунакка кайткан, әлеге урам килене Венера Вәлиеваның “Яшьлек эзләре” җырын тамашачы яратып алкышлады. Зиннур Вәлиев белән Миләүшә Вәлиева ретро җырларын гармунга кушылып башкардылар. Һәр бәйрәмне кунакка кайткан кызлар ямьләндереп җибәрә. Бу юлы да шулай булды. Буа мәдәни үзәгендә эшләүче Эльвира Ибәтова белән кунак кызлары Виктория Николаева белән Алсу Гыйззәтуллина матур җырлары, биюләре белән концертны тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
Очрашу барлык катнашучылар башкаруындагы җыр белән тәмамланды. Оештыручылар эстафетаны Колхоз урамында яшәүчеләргә тапшырды. Ноябрь аенда мәдәният йортында аларның чыгышы көтелә. Уңышлар сезгә!