“Ана капиталы” бала санын арттырдымы?

2016 елның 28 октябре, җомга

Киләсе елда Россиядә икенче һәм аннан соңгы баласын тудырган гаиләләргә ярдәм йөзеннән бирелүче “Ана капиталы” түли башлауга ун ел була. Программа гамәлгә кергәндә “капитал”ның күләме 250 мең сум иде. Әлеге сумма ел саен арттырыла килде һәм 2016 елда 453 мең сумга җитте.

Ун елдан бирле ил буенча алты миллионнан күбрәк кеше “Ана капиталы”на хокук бирүче сертификат алган. Акчаны түләүгә бюджеттан бер триллион сумнан күбрәк акча сарыф ителгән. Күпчелек очракта ул гаиләләрнең яшәү шартларын яхшыртуга тотылган.

Соңгы елларда илдә туган балалар саны бермә-бер артты. Моны “Ана капиталы” түләүгә бәйләп тә аңлаталар. Татарстан буенча алганда, былтыр 57 мең 499 сабый дөньяга аваз салган. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче бара. “Ана капиталы” гамәлгә кергәннән бирле гаиләдә икенче бала туу очраклары – 78, өченчесе – 106, дүртенче һәм аннан соңгы бәбиләр “алып кайту” саны 81 процентка арткан.   “Ана капиталы”н түләү районда демографик хәлне ничек үзгәрткән соң?  ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда соңгы ун елда балалар туу статистикасы  түбәндәгечә  – 2007 елда 495, 2008 елда 543, 2009да – 502, 2010да – 526, 2011дә – 495, 2012дә 517, 2013тә – 521, 2014тә – 480, 2015тә 510 бала туган. 2012 елдан алып барылган статистикага караганда, икенче бәби “алып кайтучы” гаиләләр  саны елга тотрыклы 200 өстендә бара, өченче балалар иң күбе 2012 елда – 85әү теркәлгән. 2015тә – 76. Дүртенчегә бала тудырган гаиләләр саны соңгы елда 28, 2014тә – 19, 2013тә 16 булган.

Алдан гаиләгә ярдәмгә килүче дәүләт программасы 10 елга исәпләнгән булган. Ләкин, аның популярлыгын исәпкә алып, Россия Президенты Владимир Путин, икътисадта җиңел заманалар булуга карамастан, аны тагын ике елга озайтуны йөкләде. Әмма киләсе елда “Ана капиталы” суммасы индексацияләнми, ягъни артмаячак, дип белдерәләр.

Сүз уңаеннан, Пенсия фондының Буа районындагы районара идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2016 елның 30 сентябренә кадәр икенче һәм аннан соңгы баласын тудыручылар һәм 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча гариза бирүчеләр “Ана капиталы”ның 25 мең сумын үз ихтыяҗларына тоту өчен ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International