Буадан кемнәр юнармия сафында?

2016 елның 28 октябре, җомга

Агымдагы елдан Россия Оборона министры Сергей Шойгу иницитивасы белән “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрәкәте үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Буада да, төгәлрәге шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә  аның база мәйданчыгы барлыкка килде.  Кичә мәктәпнең 30 укучысын юнармия сафларына кабул итү тантанасы булды. Марш астында Юнармия флагын чыгардылар. Юнармиячеләр ант кабул иттеләр, мәктәп һәм район йөзенә тап төшермәскә вәгъдә бирделәр. Аларга өлкәннәр теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Соңыннан укучылар юнармиячеләр гимнын башкардылар һәм кунаклар белән бергә Мәңгелек утка чәчәкләр  салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International