Буадан Фатыйма әби Низаметдинова 90 яшьлеген билгеләп үтә

2016 елның 29 октябре, шимбә

Аны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова, социаль яклау идарәсеннән Венера Исмәгыйлева да килделәр. Бүләкләр, Россия Президенты В. Путин котлавын тапшырдылар. Балалары да иң изге теләкләрен җиткерделәр. Яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән, гомере буе авыр хезмәттә булган  Фатыйма әби үткәннәрен искә алды, онытмаулары өчен рәхмәт әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International