Буада “Көзге каникул” профилактика чарасы башланды

2016 елның 29 октябре, шимбә

Ул кичә старт алды һәм һәм мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә – 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында ЮХИДИ, ПДН хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре рейдлар үткәрәчәкләр. Нәни юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга “Тукта – синең гомер куркыныч астында” дигән карточкалар тутырылачак. Һәр кагыйдә бозу очрагы турында баланың уку урынына хәбәр ителәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Гыймалетдинов әти-әниләрне бу чорда балаларны күздән ычкындырмаска, контрольне көчәйтергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International