Тамашачыларның көчле алкышлары, жюриның югары бәясе, республика артистларының соклану сүзләре, әйтерсең лә, кире яшьлеккә кайтарды. “Балкыш” республика фестивале лауреатларының – Буадан “Илһам” квартетының һәм солисты Равил Җәгъфәровның йолдызлы сәгате иде бу.
Фестивальнең зона этабына әзерләнгәндә генә оешкан иң яшь музыкаль коллективта Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәт-кәрләре – тальянда Фәрит Садриев, гитарада Виктор Моисеев, баянда Илдар Нуруллин, башлап җырлаучы Равил Җәгъфәров. Саксофонда – Рифат Гыймадиев. Алар Буада узган зона бәйгесендә “Кайда син, гармун?” җырын башкарып, залда утырган барлык халыкның үзәкләрен өзгәннәр иде.
-Без сәхнәдә басып торганда ук жюри әгъзасы Георгий Ибушев “Шәп егетләр!” дип кычкырып кулын күтәрде. Шунда ук үзебезнең финалга чыгачагыбызны белдем. Фестиваль дүртенче ел уздырылса да, миңа быел гына катнашу бәхете тиде, - ди Равил Җәгъфәров.
Жюри тарафыннан мондый хуплау сүзләре булгач, Казан сәхнәсендә дә дулкынламыйча чыгыш ясаганнар. Республика тамашачысын Равил абыйның дәртле тавышы да, аңа кушылып уйнаган баян, тальян, гитара һәм саксофон уйнавы да әсир иткән. Фестивальнең режиссеры Рушан Шәрипов, буалылар сәхнәдән төшкәч, сез бүген районыгызның мәдәниятен тагын бер баскычка күтәрдегез, - дигән. Татарстан ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков та мондый музыка коралларының бергәләп яңгыравын әле ишеткәне юклыгын, Равил Җәгъфәровның Илһам Шакировлар белән беррәттән сәхнәдә басып торырлык уникаль тавыш иясе булуын әйтеп узган.
-Үз стилем, кагыйдәм бар. Иң беренче чиратта халыкка “тере” тавыш кирәк. “Плюска”ка җырлап кына тамашачы мәхәббәтен яулап булмый. Квартеттагы музыкант дусларым да “тере” моң тудыручылар. Магнитофон язмасына, компьютерга яздырылган әзер көй белән иҗат итүчеләрне дә сәхнә кабул итеп бетерми. Халык ясалмалылыктан туйды, ә без чын музыкаль композицияләр тәкъдим итәчәкбез. Бу – квартетның төп кыйбласы булачак, - диде Равил Җәгъфәров.
Коллективны Раил Садриевның юбилей кичәсенә килгән җырчы Салават Фәтхетдинов та югары бәяләгән.
Хәзерге көндә коллектив яңа репертуар өстендә эшли. Районның данлыклы музыкантлары күп тапкырлар әле республика сәхнәләрен яуларга әзер.