Шәһәрнең Ял үзәгендә “Шәфкатьле кино җырлары” фестиваль-конкурсы үткәрергә җыеналар. 23 ноябрьдә узачак бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен фильмнан яраткан җырыгызны җырларга кирәк булачак. Катнашырга теләвегез турында 20 ноябрьгә кадәр Ял үзәгенә хәбәр итәргә кирәк.