Теләктәшлек һәм дуслык – безгә хас

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Буада милләтара дуслыкны раслаучы ”югары” материаллар эзләп баш ватасы да түгел. Барысы да күз алдында – әле узган ялларда гына шәһәрдәге куаклар басып киткән мөселман зиратын чистартуда татар кешеләре белән иңгә иң куеп руслар да, чуашлар да, башка милләт вәкилләре дә эшләде.

Иң мөһиме – бу күренешкә беркем дә гадәттән тыш хәл дип карамый. Беркем дә моны әҗәткә дә эшләми.  Зиратта тәртип салу эше берничә елдан бирле бара. Анда бигрәк тә шунда ата-бабалары, әти-әниләре җирләнгән кешеләр, кем әйтмешли, вөждан кушуы буенча, игелек кылу теләгендә килә. Икенче яктан, ата-ана каберен карап тоту аларның бурычы да. Шул ук вакытта дәүләт биргән ял көннәрендә кулга балта-көрәк тотып, буаларча әйтсәк, татар зиратында эшләп йөрүче башка милләт кешеләренең бу гамәле бездәге халыкның ничек дус,  ярдәмләшеп яшәве, теләктәшлеге турында ачык сөйли.

Милләтләр дуслыгы – бездә норма. Кеше кешегә туган дию, бездә ул кычкырып әйтү түгел.  Бу хакта һәрберебез шатланып һәм горурланып әйтә алабыз.

Телевизордан, массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара ызгышлар турында хәбәрләр тетрәнергә мәҗбүр итә.  Нәрсә бүлешергә, дип, аларны аңла-мыйбыз. Бер гаилә булып, дус, тату яшәүгә ни җитә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International