Буадан 50 ел бергә яшәгән Гыймадиевларны котладылар

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бүген инде беткән Таң авылында туып-үскән Миңнегөл һәм Әсхәт Гыймадиевлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны бу матур бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева өйләренә барып тәбрикләде. Ул район җитәкчелеге исеменнән дә юбилярларга теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды. Өч бала үстергән, дүрт оныкка сөенүче Алтын пар үзенең тату тормышының сере белән уртаклашты.  

– Иң мөһиме – бер-беребезгә юл куя белдек, – диләр алар. Тагын бар гомерләре хезмәттә үткән. Миңнегөл апа әле хәзер дә кирәк әйберен тегеп куя, тәмле сыйларны табыныннан өзми. Ә йорттагы тимер, агач эшен Әсхәт абый үзе башкарган. Хезмәт юлын да тимерче булып узган ул.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International