Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” психологлары тарафыннан “Яшьүсмер” клубы әгъзалары белән “Хак һәм закон нигезләре” программасы буенча “Россия Федерацисенең төп законнары һәм алар кем тарафыннан билгеләнә” дигән темага чара уздырылды. Белгечләр психологик уеннар, күнегүләр белән балаларга төп законнарны җиткерергә тырыштылар, яшьүсмерләр күбрәк очраша торган законнарны искә төшерделәр. Балаларга законнарны дөрес үтәү, куллану буенча киңәшләр бирелде.
Белгечләр киләчәктә дә яшьүсмерләр белән программа буенча эшләүне планлаштыралар.