Балалар бакчаларында  “дублер көне”

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Күптән түгел шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләре эш урыннарын алышып тордылар – алар өчен “Дублер көне” муниципаль эшлекле уены үткәрелде.

Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Рәзинә Хисаметдинова әйтүенчә, ул  җитәкчеләрнең идарәче компетенциясен үстерү, тар проблемаларны ачыклау, анализлау һәм үзара ярдәм күрсәтүне оештыру, уңай тәҗрибәне ачыклау максатында һәм идарәнең мәктәпкәчә белем бирүнең еллык планына туры китереп оештырылган. Экспериментта  шәһәрнең барлык, ягъни 12 балалар бакчасы җитәкчесе дә катнашты. Алар, вакытлары никадәр тыгыз булуга карамастан, ике көнгә үз эш урыннарын калдырып, район мәгариф идарәсе тарафыннан билгеләнгән балалар бакчаларына дублер булып бардылар. Алдан җиткерелгән якынча эш планы буенча  башта мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең эшчәнлеге белән таныштылар, аннан вазифаларын башкаруга керештеләр. “Яңа” эш урыннарында “җитәкче-дублерлар” бакча коллективы белән киңәшмәләр, мастер-класслар, әңгәмәләр  үткәрделәр, тәрбиячеләр һәм белгечләр дәресләрендә булдылар. Шулай ук алар администрация әгъзалары белән җыелышлар үткәрергә, администрация карарлары, боерыклары проектларын әзерләргә дә хокуклылар иде. Һәм бары тик эшлекле уен кысаларында – кабул ителгән карарлар, норматив актлар проектлары юридик көчкә ия түгел һәм эштә кулланыла алмый. 

Билгеләнгән вакыт менә шулай тыгыз, төрле вакыйгалар белән бай узды.

Соңыннан “Дублер көне” нәтиҗәләре буенча мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков,  начальник урынбасары Алия Бикчәнтәева, Рәзинә Хисаметдинова катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Анда җитәкче-дублерлар фикерләрен уртаклаштылар,  алышуның уңай, тискәре моментларын әйттеләр, килеп туган проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләделәр.  Җитәкчеләрнең күпчелеге эшлекле уенны киләчәктә дә үткәрү яклы.

– Теләсә нинди тәҗрибә һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Үзем өчен күп нәрсә алдым. Мин дублер булып барган “Ак каен” балалар бакчасы коллективы бик ошады. Иҗади коллектив. Билгеле, яхшылап белү өчен озак вакыт кирәк, ә беренче тәэсирләр яхшы иде, – ди “Аленушка” балалар бакчасы мөдире Татьяна Михеева. “АБВГДЕЙКа” җитәкчесе Резеда Абидуллина да уенның уңай моментлары күбрәк булуын әйтә.

– Без, җитәкчеләр, нигездә бер-беребезгә методик ярдәм күрсәттек. Дублерны кабул итүче коллектив өчен яңа җитәкче килү, бәлки стресс та булгандыр, әмма моның уен гына булуын дөрес итеп аңлата алдык дип уйлыйм. Үзем барган “Дюймовочка” коллективы белән килешеп эшләдек, – ди ул. 

Уенны оештыручылар балалар бакчаларында хезмәт куючыларның фикерләрен дә белми калмадылар. Бу максатта алар белән анкеталаштыру үткәрелде. Сораштырудан күренгәнчә, тәрбияче-хезмәткәрләрнең дә күпчелеге уенны кабул иткән.        

– Гомумән алганда, “Дублер көне” уңышлы үтте дип саныйм. Җитәкчеләр дублер ролендә сынатмадылар, аны тиешле дәрәҗәдә башкардылар. Эшлекле уенны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, – ди Рәзинә Хисаметдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International