Аларны моның белән Бердәм дәрес үткәреп таныштырдылар. Һәр мәктәптә аның кысаларында ачык дәресләр, төрле дәрестән соң чаралар уздырылды, шулай ук алар турында әти-әниләргә җиткерелде. Чаралар вакытында Интернет челтәренең өстенлекләре, яшерен һәм ачык куркыныч янаулар турында сөйләделәр, укучыларны дөрес мәгълүматларны дөрес түгелләреннән, зыянлыны куркынычсызыннан аерырга, законга каршы эшчәнлеккә тартырга маташу, тәҗрибәсезлектән һәм ышанучанлыклан файдалану билгеләрен танырга өйрәттеләр. Мәсәлән, Яңа Тинчәле урта мәктәбендә дәрес-чаралар ике яшь төркемендә үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда укучылар Онлайн-көчек балалар белән “Зыян салучы программалар”, “Комарлы уеннар”, “Онлайн пиратлык”, “Кирәкмәгән эчтәлекле материаллар” станцияләренә сәяхәт кылды, аларны игътибарлы, сак булырга, шикле файлларны ачмаска, СМСлар җибәрмәскә, челтәрдә үзләре турында сөйләмәскә һәм Интернетны акыл белән файдаланырга өндәде. Информатика укытучысы Миләүшә Вахитова 5-11 сыйныфларда Бердәм дәресне социаль видеоролик күрсәтүдән башлады. Аның буенча фикерләрен алышканнан соң укучылар Интернет-буйсынуга тестлаштыру уздылар. Соңыннан аларга памяткалар һәм смайликлар таратылды.