9 ноябрь көнне Буа районы Кошко-Теняк авылында 50 ел бергә кичергән Фоминнар гаиләceн котладылар. Владимир Александр улы һәм Олимпиада Петр кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхаббәтлəрен саклап калып, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан, өч бала үстерәләр, һәм биш оныкка сөенеп торалар.
Бу матур юбилей белән аларны район вәкилләре, авыл башлыгы, балалары һәм күршеләре тәбрикләделәр.
Һәркайсы исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп, үзләренең матур теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.