Хуҗалыклар алдында сөт җитештерүне алдагы ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 105 процентка җиткерү бурычы тора. Ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу хакта хыялланырга гына кала – әлегә бу сан 96 процентка гына тиң. Әлеге материалда кайсы хуҗалыкларның алда баруын, ә кайсыларының артка сөйрәвен һәм моның сәбәпләрен ачыкларга булдык.
Алдынгылык сере
Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Идрис Дәүләтшин әйтүенчә, алдынгы позицияләрне “Авангард” агрофирмасы, “Коммуна”, “Нур”, “Ямбулат” җәмгыятьләре били. “Авангард”та ун айда һәр сыердан уртача 6588 килограмм сөт савылган, үсеш – 104 процент. Бүген биредә тәүлеклек уртача савым 20,5 килограмм тәшкил итә. Иң түбән күрсәткеч - “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалында. Былтыргыга караганда нибары 84 процентка тиң. Әлеге ике хуҗалыкның эш барышы, шартлары белән урынга барып таныштык.
“Авангард” агрофирмасы-ның Кайбыч сыер фермасына визитыбыз төшке савым вакытына туры килде. Безне каршы алган баш зоотехник Илдар Сәмигуллин белән бергә башта раздой фермасына кердек. Бу вакытта эштә Гөлзидә Шәрипова һәм Резеда Әкбәрова иделәр. Өченчесе - Зөлфирә Бикаева чират буенча ял итә иде. Бина якты, җылы, маллар алдына сенаж салынган, тозы, акбуры бар, аслары чистартылган, сыер савучылар сыерларның җиленнәрен махсус препарат салынган җылы су белән юып, саву стаканнарын киертәләр, савып бетергәч, дезинфекциялиләр. Куллары кулга йокмый. Эшеннән бүлеп булса да, Гөлзидә белән кыска гына әңгәмә корып алдык.
– Раздой төркемендә эшләгәч, көненә өч тапкыр савабыз. Бүгенге көндә безнең карамакта 83 сыер. Сөтне бидонлап ташымыйбыз, азыкны да азык тараткычлар белән кертәләр. Һәр сыердан уртача 25 килограмм сөт савабыз. Кимрәк булганы юк, – ди ул. Илдар Сәмигуллин әйтүенчә, агрофирма буенча уртача савым 20,5 килограмм тәшкил итә. Ел ахырына кадәр һәр сыердан тулаем савымны 7840 килограммга җиткерергә планлаштыралар. Бүген бу сан 6614кә тиң. Раздойда сыерлар 90 көн тора. Аларга көнлек азыкны төп төркемдәгеләргә караганда күбрәк бирәләр. Югары энергияле көнбагыш сыгынтысын да – барлык сыерларга ул көненә 0,5 килограмм бирелсә, раздойдагыларга – 1 килограмм. Җыеп әйткәндә, биредә барлык төр терлек азыгы җитәрлек күләмдә һәм югары сыйфат белән хәстәрләнгән, салам-печән кардаларга тарттырып куелган, төгәл рацион төзелгән, һәр нәрсәнең исәбе алып барыла. Шуңа агрофирмада башка күрсәткечләр дә югары. Мәсәлән, мөгезле эре терлектән алынган тәүлеклек үсеш уртача 850, симертүдә 970 граммга тиң. Биредә барлыгы 322 бозау асрала, аларны 400гә җитештерергә планлаштыралар. Яшь бозауларны салкын ысул белән үстерү бинасында да булдык. Алар 1 айга кадәр тимер сеткадан эшләнгән аерым читлекләрдә асралалар. Асларына салам салынган, аны өсти баралар. Ә бозауны гомуми төркемгә күчергәч, урынын чистартып дезинфекциялиләр. Малларның алларында печән бәйләме, кукуруз бөртеге һәм предстартер куелган.
– Сыер сөтен 5 көн генә эчерәбез, аннан сөт алыштыргычка күчерәбез. Башта кыйммәтлесен, соңрак арзанрагын бирәбез. Бозауларның сакланышы шулай яхшырак, – ди баш зоотехник.
Арттагылар ничек көн күрә?
Алдынгылыкның сере аңлашылды. Ә арттагы хуҗалыкта ни бар икән? “Тахаръял”ның Әлши фермасына шундый уйлар белән кузгалдык. Анда инде кичке савымга турылап бардык. Монда да, безне гаҗәпләндереп, “Авангард”тагы кебек картина каршы алды. Бина да чиста, сыерлар да көре, азык та салынган, савым да бара, белгечләр дә үз урыннарында. Сыер савучы Динә Ложникова әйтүенчә, быел эш шартлары да җиңеләйгән – хәзер сөт үткәргечләр буенча ага. Филиал директоры Евгений Савельев сүзләренә караганда, аларда “Цех” программасы гамәлдә. Анда эш көне режимы, малларны ашату, карау вакыты, рацион язылган, төгәл исәп алып барыла. Бозауларны да шулай ук үстерәләр. Аерма шунда гына - биредә сыер сөтен 27 көн бирәләр, аннан соңгы 3 көн – сөт алмаштыргычка күчү чоры. Анысын 3 айга чаклы эчерәләр. Сөтне “Такси” тарата. Анда сөт башта сыер сөте температурасына кадәр җылытыла. Алларында шулай ук кукуруз, солы һәм предстартер бар. Бозауларның сакланышы югары – 99 процентка тиң. Сөтнең кимүен исә күп сыерларның хәзергә буаз булуы белән аңлаталар, зур сөт чоры ноябрь ахырында, алар бозаулый башлагач, старт алачак, диләр. Идрис Дәүләтшин да, бу хәлгә аптыравын әйтә. Аның уйлавынча, моның сәбәбе ел башында малларны урамга йөртергә чыгармыйча асрауда һәм рационга югары энергияле азык кертелмәүдә булырга мөмкин. Ә бүгенгә хәл шулай – шартлар бер диярлек, ә нәтиҗәләр күпкә аерыла.