Остаханәләр максималь  файдалансын

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Көз – язгы чәчүдә катнашачак техниканы төзекләндерү эшләре башланган чор. “Кыят” җәмгыятендә аның ничек оештырылуы белән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов җитәкчелегендә хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре дә таныштылар.

Танышу Кыят машина-трактор паркыннан башланды. Биредә ремонт эшләре тулы көченә бара. Остаханәдә җылы, кирәкле җиһазлар, эш кораллары бар, эшләү-челәр өчен барлык шартлар тудырылган. Хәтта ашау бүләмәсе дә җиһазлаганнар. Директор Владимир Грачев әйтүенчә, хезмәткәрләргә азыкны ашханәдән бирегә китерәләр һәм бу бик җайлы. Ремонтчылар исә төгәл график буенча эшли. Ул диварга элеп куелган. Бу хезмәт куючылар кайчан нинди эш башкарачагын алдан белә һәм запас частьләргә кытлык булмаячак дигән сүз. Барлык техникага дефектовка ясалып, бүген ремонтланучы җиһазларга кирәкле запас частьләр кайтарылган, алдагыларына заказ бирелгән. Шул рәвешле тырмаларны төзекләндереп, агрегатлаштырып куйганнар инде. Чиратта – чәчкечләр һәм культиваторлар, шулай ук азык җыю техникасы.

– Яз көне чәчүдә катнашачак техниканы тагын бер кат карап кына чыгачакбыз,  – ди җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча инженеры Александр Грачев. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә хезмәтне саклауга да зур урын бирелә.  Очрашу барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов бирегә җыелган белгечләргә төрле агрегатларны төзекләндерүгә кагылышлы киңәшләрен җиткерде, еш кабатланучы хаталарны атады.

Аннан соң Рус Киштәге бүлекчәсендәге машина-трактор паркына юл алдылар. Биредә ябык бинада җәмгыятьнең комбайннары саклана. Владимир Александрович моның һәр яклап отышлы булуын әйтә. Бигрәк тә заманча кыйммәтле техника өчен. Беренчедән, кар-яңгыр зыян салмый, икенчедән, комбайннарның ачык һавада саклаганда салдырырга тиешле  детальләре, узеллары урынында кала. Ә кимерүчеләрдән саклау өчен төрле урыннарга алдавычлар  куеп чыкканнар. Азат Айзетуллов башкаларны да буш торган биналарны торгызып, комбайннарны шуларда саклауны оештырырга чакырды.

– Алар бик кыйммәт тора. “Кыят”тагы кебек ел саен комбайн алу мөмкинлеге һәр хуҗалыкта да юк. Ә менә тиешенчә саклап, гомерләрен озайту хәлдән килмәслек эш түгел, – диде. Ул шулай ук ремонт вакытында остаханәләрне максималь кулланырга, ягып җылытырга кушты. Киңәшмәдә катнашучылар ындыр табагында да булдылар. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкта сату өчен төрле культуралар орлыгы әзерләп куелган, аларны тиешенчә саклау өчен шартлар булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International