Сулыклар боз белән капланыр чак җитте. Аны беренче чиратта балыкчылар көтеп ала. Әмма әлеге чор башы һәлакәтләрсез генә узмый диярлек. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков әйтүенчә, бәхетсезлекләр һәрвакыт диярлек бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Бозның структурасы, димәк аның ныклыгы төрле факторларга бәйле һәм сезон дәвамында үзгәреп тора. Җепшек көннәрдә ул көпшәкләнә һәм ныклыгын югалта. Шулай ук кар каплаган, су агып төшкән, агым көчле булган урыннарда, куаклар, камыш тирәләрендә бозга керергә ярамый. Бер урында төркемләп җыелу, бер тирәдә күп бәкеләр тишү дә куркыныч. Аеруча беренче бозда. Игорь Андреевич балыкка барыр алдыннан кесә телефоннарының батареясын корырга, компас һәм фонарь алырга, һава торышы белән танышырга киңәш итә, чөнки еш кына адашулар була. Ә монысын һәркем белергә тиеш: аерым җәяүлеләр кышкы боздан аның калынлыгы 5-7, төркемләп – 7-12 сантиметр булганда чыга ала. Җиңел автомобильләр өчен бу сан 25, йөк машиналарына 45 сантиметр тәшкил итәргә тиеш. Транспортка бозга җиһазланган кичү булганда гына керергә рөхсәт ителә.