Буаның 5 номерлы гимназия укытучысы Мәскәүгә бара

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Математика укытучысы Елена Седавных ул. Мөгаллимә  “Минем иң яхшы дәресем” укытучыларның һөнәри осталыгының Бөтенроссия конкурсының Казанда узган региональ этабында  III дәрәҗә Дипломга лаек булды һәм финалда катнашу хокукы яулады.  Моңа кадәр  ул читтән торып турын уңышлы узган иде. Әлеге бәйге “Менделеев мирасы фонды” коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан һәм “Россиянең мәгариф хәбәрчесе” журналы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Ә финал Мәскәүдә 18-25 февраль көннәрендә үтәчәк. Уңышлар телибез!   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International